IAD Index of Academic Documents
  • Home Page
  • About
    • About Izmir Academy Association
    • About IAD Index
    • IAD Team
    • IAD Logos and Links
    • Policies
    • Contact
  • Submit A Journal
  • Submit A Conference
  • Submit Paper/Book
    • Submit a Preprint
    • Submit a Book
  • Contact
  • Uluslararası Türk Lehçe Araştırmaları Dergisi (TÜRKLAD)
  • Volume:7 Issue:1
  • ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ “БАЙ УГЫЛЫ” РОМАНЫНДА ДИН ҺӘМ МИЛЛӘТ ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ...

ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ “БАЙ УГЫЛЫ” РОМАНЫНДА ДИН ҺӘМ МИЛЛӘТ ТӨШЕНЧӘЛӘРЕ

Authors : Murat UZUN
Pages : 127-136
Doi:10.30563/turklad.1260265
View : 76 | Download : 43
Publication Date : 2023-06-20
Article Type : Research Paper
Abstract :Татар әдәбиятының күренекле шәхесләреннән берсе, татар әдәби теле үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Гаяз Исхакый 1878 елның 23 февралендә Казан губерниясе Чистай өязенең Яуширмә авылында дөньяга килә. Башта әтисендә, соңыннан Чистайда һәм Казанның Күл буе мәдрәсәсендә белем ала. Татар укытучылар гимназиясендә укуын дәвам итеп, биредә рус телен үзләштерә. Монда укыганда ул каләм тибрәтә башлый. Гомерен халкына, милләткә хезмәткә багышлаган Исхакый, газета-журналлар нәшер итә, күпсанлы пьесалар, хикәяләр, романнар иҗат итеп калдыра. 1954 елның 22 июлендә Әнкарада вафат була. Нәшир, язучы, мөгаллим, сәясәтче Исхакый, бер аралар социализм тарафлы булса да, сәяси вәзгыятьләр өметләрен акламагач, фикерен үзгәртә. Яшьлек елларында укыган “Тәрҗеман” газетасы Исхакыйда миллиятче һәм хөрриятче фикерләренең уртага чыгуына һәм ныгуына сәбәпче була. “Бай угылы” әсәрендә Исхакый үз чорының бай гаиләләрен һәм аларның дөньяга карашын/мөнәсәбәтен чагылдырган. Романдагы вакыйгалар бай, ләкин надан бер гаиләнең бердәнбер баласы булган Кәрим тирәсендә бара. Гаиләсенең наданлыгы, тәрбияче итеп алынган Фәхринең хәйләкәрлеге, иске карашлы кешеләрнең динне бер куллану чарасына әйләндерүләре һәм татар милләтенең түбән дәрәҗәдә булуы әсәрдә каләмгә алынган хосусларны тәшкил итә. Романда Исхакый милләтенең юкка чыкмавы өчен кирәк булган иң мөһим мәсьәләләрне күтәреп чыга. Бу мәкаләдә Исхакыйның “Бай угылы” романында дин һәм милләт төшенчәләре каралачак.
Keywords : Гаяз Исхакый, роман, дин, милләт, милли кемлек

ORIGINAL ARTICLE URL

* There may have been changes in the journal, article,conference, book, preprint etc. informations. Therefore, it would be appropriate to follow the information on the official page of the source. The information here is shared for informational purposes. IAD is not responsible for incorrect or missing information.


Index of Academic Documents
İzmir Academy Association
CopyRight © 2023-2026